ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

menzeia ru сайтында игълан ителгән “Иң матур пар – без” конкурсында катнашучы яшь парлар өчен мәхәббәт һәр көнне тантана итә. Дөньядагы иң матур сүзне кемнең әйтүе мөһим түгел. Иң мөһиме, безнең геройларныкы кебек, хисләрегез уртак булсын.


10
февраль, 2015 ел
сишәмбе

Яңа ел алдыннан Мензеля.ру сайтында безнең футболчыларның Болгар шәһәрендә үткән кечкенә шәһәрләр (район буйсынуындагы) һәм авыл районнары командалары арасында мини-футбол буенча ТР кубогында өченче урынны алулары хакында хәбәр иткән идек.

Бу көннәрдә Минзәлә әйләнә-тирәсендә тикшеренү-эзләнү эшләре алып барыла. Әлеге эшләр шәһәр халкын җир асты чыганакларыннан эчә торган су белән тәэмин итү өчен башкарыла.

Бу көнне Минзәлә муниципаль районының эваку­ация органнары һәм службаларының гражданлык оборонасы буенча штаб тренировкалары була.

Былтыр Мортыш Тамакта административ басым белән кертә башлаган терлекчелекне аз чыгымлы, әмма бик үтемле технологияне “кирәкме соң?” дигән тонда башлаган хуҗалык җитәкчеләре хәзер куанып бетә алмыйлар.
13 февраль көнне сәгать 11дә Чаллы шәһәре, Сөембикә проспекты, 69 нчы йорт адресы буенча урнашкан Тукай районара ТР Тикшерү идарәсе бина­сында РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Сәет улы Әхмәтшин гражданнарны кабул итә.
Росреестрның ТР буенча идарәсе 2015 елның 1 гыйнва­рыннан күчемсез милеккә хо­кукларны Бердәм дәүләт рее­стрына теркәү һәм килешүләр ясауда яңа кагыйдәләр керүе хакында хәбәр итә.

Николаевка авыл җирлеге башлыгы Әсхат Нуриев башкарылган эшләр турында сөйләде.

Иске Матвеевка авыл җирлегендә үткән җыенда халык үз сорауларына җавап алды.

Быел Наратлы Кичүдә клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пунктын эченә алган иҗтимагый үзәк төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International