Бу көннәрдә Минзәлә әйләнә-тирәсендә тикшеренү-эзләнү эшләре алып барыла. Әлеге эшләр шәһәр халкын җир асты чыганакларыннан эчә торган су белән тәэмин итү өчен башкарыла.
Аның барышында географик тикшеренүләр үткәрелеп, бораулау урыны ачыклана. Билгеләнгән урыннарда бораулау эшләре, скважиналарны фильтрлау кебек эшкәртүләр үткәрелгән. Тикшеренү-эзләнү эшләренең нәтиҗәләре киләсе елда билгеле булачак.