Яңа ел алдыннан Мензеля.ру сайтында безнең футболчыларның Болгар шәһәрендә үткән кечкенә шәһәрләр (район буйсынуындагы) һәм авыл районнары командалары арасында мини-футбол буенча ТР кубогында өченче урынны алулары хакында хәбәр иткән идек.
Безнең команда өчен кемнәр катнашты? Кемнәрне җиңделәр? Нигә оттырдылар? Мондый сораулар бик күп булды. Соңга калып булса да җавап бирәбез.
Рөстәм Саранов һәм аның командасының бүгенге көндә Татарстан күләмендә призлы урынга чыгуы зур казаныш. Шуңа райондашлар Минзәлә өчен кемнәр тартышканын белеп торырга тиешләр. Футболны һәм Минзәләне яратуларын күрсәтү өчен ике факт: районның спорт бүлеге финанс белән ярдәм итте, егетләр Болгарга үз машиналары белән бардылар. Егетләрнең күбесе эш урыннарыннан сорап киттеләр. Артур Асанов, Александр Буранов, Роман Рубцов, Виталий Шагиев (бер гол кертте), Виктор Грибков, Роман Фархутдинов, Дамир Ишмуратов, Евгений Ларин, (бер гол), Рамил Хаматханов (өч гол), Рөстәм Саранов (бер гол). Капкачыларның көчле булуы да призлы урынга чыгуга ярдәм итте: Владислав Архипов, Муса Исхаков.
13 команда өч төркемгә бүленеп көч сынашты. Футболның кайда бар икәнен белер өчен районнар: Мамадыш, Аксубай, Балык Бистәсе, Әлки, Саба, Болгар, Лениногорск, Биектау, Кукмарадан икәү, Урыссу, Лаеш. Безнекеләр үз төркемнәрендә беренче булдылар. Ярымфиналда Урыссудан бер фермер тоткан (финанслаган) команда җиңелгәч, өченче урын өчен, шулай ук көчле булган Биектау футболчылар бирелдерделәр.
Кубок “Татмедиа”ның Минзәлә филиалы директоры бүлмәсендә. Егетләр шулай итеп безнең коллективның районда футболны үстерүгә керткән өлешебезне бәяләделәр. Рәхмәт аларга.
Илдус ШАҺИЕВ