menzeia ru сайтында игълан ителгән “Иң матур пар – без” конкурсында катнашучы яшь парлар өчен мәхәббәт һәр көнне тантана итә. Дөньядагы иң матур сүзне кемнең әйтүе мөһим түгел. Иң мөһиме, безнең геройларныкы кебек, хисләрегез уртак булсын.
“Без – иң матур пар” конкурсында җиңү яулаган Айгөл һәм Рөстәм Ялаевларны котлыйбыз, алар өчен безнең сайтка керүче 333 кеше тавыш биргән. Парлар фикеренчә, беренче урында хисләр һәм мәхәббәт булырга тиеш. Рөстәм белән Айгөл бер ул тәрбиялиләр, берничә атнадан икенче балалары дөньяга аваз салырга тора. 900 кеше барлык катнашучылар өчен тавыш биргән.
Ширбәтле-чәчәкле чорыгыз гомер буе дәвам итсен. Бомарше әйтүенчә, “Мәхәббәттә “артыгы белән” сүзе генә дә җитми, Гашыйклар көнен һәр көнне бәйрәм итәргә була. Аны хәзер үк башларга киңәш итәбез.