Иске Матвеевка авыл җирлегендә үткән җыенда халык үз сорауларына җавап алды.
Матвеевка җирлегендә ике гаилә авыл хуҗалыгы программасы буенча өй салган. Җирлектә Калморза авылы өчен янып яшәүче, һәр эштә ярдәм кулы сузучылар бар. Әхтәм Яппаров үз инициативасы белән мәчет салдырган. Җирлекнең район Советы депутаты Эдуард Кузнецов авыл өчен зур көч куючы кеше. Матвеевка авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәтхәким Дәүләтшин узган ел башкарылган эшләр турында сөйләп китте. Калморза авылында 25 баганага электрны экономияләүче лампочкалар куелган. Җирлек халкы 8 баш сыерын киметкән. Аннары “Мензелинские зори” агрофирмасы Калморза хуҗалыгы җитәкчесе Илфак Гумеров хуҗалыкта эшләнгән эшләргә анализ ясады. Полициянең участок уполномоченные Марат Гарфеев райондагы һәм җирлек тирәсендәге криминоген хәлне яктыртты. Матвеевкадагы янгын участогы җитәкчесе Виталий Алексеев шушы территориядә булган янгыннарны санап китте һәм кыш көне янгын часте тирәсен кар басуын, аны чистартырга, юлларны ачарга кирәклеген әйтеп узды. Җыенда район башлыгы Айдар Салахов катнашты, җирлек халкын районның социаль-экономик үсеше белән таныштырды һәм җирлектәге халыкка үз участогында бәрәңге үстерергә, терлек тотарга кирәклегенә басым ясады. Җирлектә халык үзен борчыган сорауларны күтәрде, эшләгән эшләргә дә бәя бирде. Су белән тәэмин итү өчен электр энергиясенә түләгән сумманың ничек тотылуы хакында отчет ясамагач, ризасызлык белдереп чыгыш ясаучы да булды.
Дилфас ГАЛИЕВ