Былтыр Мортыш Тамакта административ басым белән кертә башлаган терлекчелекне аз чыгымлы, әмма бик үтемле технологияне “кирәкме соң?” дигән тонда башлаган хуҗалык җитәкчеләре хәзер куанып бетә алмыйлар. Әйе, зур көч түгелде, хөкүмәт күп акча бирде, хуҗалыкның да чыгымнары булды, бушка (өмә) башкарылган хезмәтләр дә керде. Малларны бәйсез тоту, индивидуаль ятаклар, кыш көне дә урамда махсус эчергечләрдәге җылы су күп фермаларда бар. Ә “Сөт иле Минзәлә”дә моңарчы бу юнәлештә бер эш тә эшләнмәде. Яңа җитәкче Илдус Сәүбанов (фотода) шәһәр оешмаларының әйтеп бетергесез зур ярдәме белән бер торакны яңа технология өчен көйләп бетерә. Үзе дә өмәләрдә актив катнаша. Февраль ае ахырында яңа бозаулату бүлегенә буаз сыерлар кертеләчәк. Ә бозаулар өчен читлекләр ясала.