12 февральдә – штаб тренировкалары

2015 елның 10 феврале, сишәмбе

Бу көнне Минзәлә муниципаль районының эваку­ация органнары һәм службаларының гражданлык оборонасы буенча штаб тренировкалары була.

Аның барышында гадәттән тыш хәлләр турында халыкка кичекмәстән хәбәр җиткерү, эвакуацияләү кебек чараларның башкарылуы, эвакуация орган­нары һәм службаларының идарә итү сәләте һ.б.лар каралачак, шул рәвешле гражданлык оборонасы то­рышы бәяләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International