Николаевка авыл җирлеге башлыгы Әсхат Нуриев башкарылган эшләр турында сөйләде.
“Мензелинские зори” агрофирмасы “Николаевское” җитәкчесе Вячеслав Чебашев узган ел йомгакларына тукталды. Полициянең участок уполномоченные Сергей Кишев чыгыш ясады, шәхси һәм җәмәгать милкен караклардан сакларга чакырды. Авыл җирлегенә караган 5 авылда 231 хуҗалыкта 604 кеше яши. Җирлектә узган ел өч бала дөньяга килгән, 17 кеше үлгән. Чулпан һәм Уртамак авылларында кибет юк. Җирлектәге халыкта 220 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 108 башын сыерлар тәшкил итә. Бу җирлектә бюджет сферасында эшләүчеләр эшкә бик тырыш булсалар да, үз хуҗалыкларында сыерлар асрарга атлыгып тормыйлар. Юкса, монда терлек асраган кешегә болын да җитәрлек, хуҗалыкта малын да, печәнен һ әм башкасын да бирергә генә торалар. Җирлектәге халыктан сөтне җәй көне эшмәкәр Әкрәм Госманов җыйган булган, әле дә булса ул җыйган сөт өчен исәп-хисап ясамаган. Җирлектәге Чулпан авылы халкы район үзәгендә һәм Чаллы шәһәрендә үткән ярминкәләрдә актив катнашкан. Гаилә фермалары оештыру эше юк. Мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният учаклары, китапханәнең күркәм эшләре шактый. Алар, гомумән, җирлектәге агрофирма, бербөтен коллектив булып, аңлашып эшлиләр. Башлык киләчәктә дә авылларның матурлыгын, чисталыгын саклауда җирлек халкына актив булырга, бергәләп эшләргә чакырды.
акцент
Николаевка җирлегенә кергән авылларда соңгы елларда шәһәрдәге (бигрәк тә Чаллыдан) фатирларыннан, торакларыннан колак кагып күченеп килүчеләр шактый күп (дөрес булса, 12 гаилә диләр). Бу хәлнең, кеше саны күп булса да, башка характердагы статистикага кире йогынты ясавы хакында җирлек башлыгы Әсхат Нуриев та әйтеп узды.