Росреестрның ТР буенча идарәсе 2015 елның 1 гыйнварыннан күчемсез милеккә хокукларны Бердәм дәүләт реестрына теркәү һәм килешүләр ясауда яңа кагыйдәләр керүе хакында хәбәр итә. Хәзер гариза бирүче Росреестр аркылы дәүләт хезмәтләреннән файдаланганда башка документлары белән бергә СНИЛС ын да тапшырырга тиеш була.