ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2015 ел
җомга

Дәүләт хезмәтләре порталы елдан-ел камилләшә бара. Әлеге порталда 200дән артык электрон хезмәт һәм сервис күрсәтелә. Интернетка тоташкан һәр электрон чара аша бу порталга кереп, күптөрле мәгълүмат белергә һәм шул ук вакытта түләүләр дә башкарырга була. 

РФ Президенты Владимир Путин һәм Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Казанда Су төрләре буенча дөнья чемпионатының ачылу тантанасында катнашты. 

Бүгенге көндә интернет-кибетләр минзәләлеләрдә популярлык казана. Акчаны һәм вакытны янга калдыру максатыннан, өйдән чыкмый гына товарга заказ бирәләр. Ләкин виртуаль шопинг һәрвакыт уңышлы булмый.

ТР буенча Росреестр идарәсе залогта (ипотекада) булган җир кишәрлекләрендә салынган капиталь төзелеш объектларына дәүләт теркәве уздыруның туктатылу очраклары ешаюы хакында хәбәр итә. 

Балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясен сатарга ярамаганны һәрберебез белә, ләкин кайбер сатучылар әлеге законны һәрвакытта да үтәми. 

Казанда Су төрләре буенча дөнья чемпио­наты дәвам итә. Мөмкинлекләре чикләнгән аз хәрәкәтләнүче гражданнар (инвалид коляскасында) өчен районның социаль яклау бүлегенә 10 билет тапшырылган (һәр гражданның озатып йөрүчесен исәпкә алсак, тамашаны 20 кеше карый ала дигән сүз). 

Казанда узучы спортның Су төрләре буенча дөнья чемпионатын ачу һәм ябу тантаналары “Татнефть-Арена” боз сараенда үткәрелә. Чемпионатны ачу тантанасы 24 июльдә узды. Әлеге тантананы «Пилигрим» дип исемләргә булганнар. 

Июль аенда Пенсия фонды идарәсендә мәҗбүри пенсия һәм мәҗбүри медицина иминиятләвенә иминият взнослары түләү мәсьәләләре буенча комиссия утырышы булды. Анда гомуми суммасы 4 670,2 мең сум бурычлары булган 14 иминиятләүче катнашты. 

Минзәләнең Муса Җәлил исемендәге паркында субботник булды.

Район җитәкчесе Айдар Салахов уракта эшләүче комбайнчыларда җитештерүчән хезмәткә мотивация тагын да көчле булсын өчен, ярыш шартларына кул куйды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International