Беркем дә читтә калмый

2015 елның 31 июле, җомга

Казанда Су төрләре буенча дөнья чемпио­наты дәвам итә. Мөмкинлекләре чикләнгән аз хәрәкәтләнүче гражданнар (инвалид коляскасында) өчен районның социаль яклау бүлегенә 10 билет тапшырылган (һәр гражданның озатып йөрүчесен исәпкә алсак, тамашаны 20 кеше карый ала дигән сүз). Минзәләлеләр 2 август көнне, 15 сәгатьтә – суга сикерү буенча; 5 август, 15.30 сәгатьтә – судагы поло; 8 август, 9.30 сәгатьтә йөзү буенча ярышларны карый алачак. Белешмәләр өчен телефон: 3-26-59.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International