ТР буенча Росреестр идарәсе залогта (ипотекада) булган җир кишәрлекләрендә салынган капиталь төзелеш объектларына дәүләт теркәве уздыруның туктатылу очраклары ешаюы хакында хәбәр итә.
Мондый төр җир кишәрлекләрендә йорт төзүчеләр ипотека киле- шүе төзегәндә залогка куелган җирдә төзелгән күчемсез милек объектларына да ипотека барлыкка киләме дигән шартка игътибар итәргә тиеш. Әгәр дә килешүдә мондый төр объектларга ипотека ясалмый диелгән икән, бу очракта Федераль законга күз салу зыян итмәс. “Ипотека хакында” дигән федераль законда исә залогта булган җир кишәрлегендә төзелгән күчемсез милек объектлары да ипотекага кертелә диелгән. Шуңа да карамастан, “Күчемсез милек объектларына дәүләт теркәве уздыру һәм сату-алу килешүләре төзү” хакындагы икенче бер Федераль закон буенча ипотека да дәүләт теркәве узарга хокуклы. Моның өчен теркәү уздыручы органга тиешле гариза язарга гына кирәк.
Моны мисалда карыйк. Әйтик, Сез шәхси йорт салу өчен җир кишәрлеге алдыгыз, ди. Йорт төзер өчен Сезгә кредит алырга һәм шул ук вакытта ипотека хакында килешү төзеп, җир кишәрлеген банк- кредиторга залогка куярга туры килә. Ипотека хакындагы килешүдә әлеге җир кишәрлегендә салынган йорт ипотекага кертеләчәк дигән шарт күрсәтелми, ди. Йорт төзелеп беткәч, аңа милеккә хокукларны теркәргә кирәк. ТР буенча Росреестр идарәсенә мөрәҗәгать итеп, шәхси йортка хокукларны теркәү хакында гариза язганда закон нигезендә ипотекага да дәүләт теркәве уздыру хакында гариза калдырырга кирәк була. Әлеге очракта дәүләт пошлинасы (350 сум) милеккә хокукларны теркәгән өчен генә түләнә.
Залогка куелган җир кишәрлегендә төзелгән объектларны теркәү өчен документлар тапшырганда документлар кабул итүче хезмәткәргә бу хакта хәбәр итәргә кирәк, чөнки хезмәткәр залогта булган җир кишәрлеген техник яктан күрә алмый һәм документларга да хокукый экспертиза уздырмый. Ипотекага дәүләт теркәве уздыру хакындагы гаризаның булмавы милеккә хокукларны теркәү процессын туктата һәм шул рәвешле теркәү уздыру вакытын да озынайта, дип хәбәр итә ТР буенча Росреестр идарәсенең матбугат хезмәте.