Район җитәкчесе Айдар Салахов уракта эшләүче комбайнчыларда җитештерүчән хезмәткә мотивация тагын да көчле булсын өчен, ярыш шартларына кул куйды.
Быел комбайннар дүрт төркемгә бүленәчәк. Премия суммасы да арттырылды.
“Татмедиа” АҖнең «Минзәлә» ММҮ филиалы да алдынгыларны вымпел белән бүләкләү традициясен дәвам итәчәк.