Дәүләт хезмәтләре порталы елдан-ел камилләшә бара. Әлеге порталда 200дән артык электрон хезмәт һәм сервис күрсәтелә. Интернетка тоташкан һәр электрон чара аша бу порталга кереп, күптөрле мәгълүмат белергә һәм шул ук вакытта түләүләр дә башкарырга була.
Порталның яртыеллык эш- чәнлегенә ясалган анализдан күренгәнчә, якынча 25 млн хезмәт электрон рәвештә башкарылган. Бүгенге көндә порталда 1,3 млн “шәхси кабинет” теркәлгән, узган елның шул чоры белән чагыштырганда бу 33%ка югарырак. Порталга керүчеләр дә бермә-бер арткан. Халык әлеге порталга нәрсәдер карарга гына түгел, ә төрле гамәлләр башкару максатыннан керә. Халык еш керә торган популяр хезмәтләр рәтендә ЗАГС бүлегенә гариза язу, штрафларны түләү һәм балалар бакчасына электрон рәвештә чиратка басу тора. Агымдагы елда портал аркылы түләүләр башкару саны да арткан, моңа әлбәттә “АК БАРС” банк карточкасы аша түләү операциясе башкарганда комиссия алынмау сәбәпче булып тора. Татарстанлылар ярты ел эчендә 3,6 млн. тапкыр төрле учреждениеләргә электрон чиратка язылганнар, алдагы еллар белән чагыштырганда бу 160%ка күбрәк. Чиратка язылучыларның шулай күп булуында “Табибка чиратка язылу” хезмәте өстәлү дә зур роль уйнаган, күрәсең. Минзәләлеләр дә өйдән чыкмый гына алда санап кителгән һәм башка төр хезмәтләрдән файдалана алалар.
Әлеге версия инде биш ел дәвамында гамәлдә, ә көз айларында дәүләт хезмәтләре яңа сайт та халыкка барып ирешәчәк.
Альбина Бәдретдинова:
– Дәүләт хезмәтләре порталы бүгенге көндә бик актуаль, заманча технологияләргә корылган зур бер система дип әйтер идем мин. Без, гимназиядә эшләүче укытучылар, хезмәт- кәрләр әлеге порталдан бик теләп файдаланабыз. Сыйныф сәгатьләрендә укучыларга да әлеге портал хакында мәгълүмат бирәбез, шәхси кабинетны ничек булдырырга теге яки бу мәгълүматны белү өчен кайда керергә – барысын да аңлатырга, күрсәтергә тырышабыз. Соңыннан исә өйрәнгәннәрне ата-аналарына да җиткерергә дигән өй эше бирәбез.
Алмаз Шәкүров:
– Уңайлы портал. “Шәхси кабинет”ыңны булдырып куй- саң, бөтен кирәкле мәгълү- матны шуннан гына карарга була. Балалар бакчасына йөрүче балам өчен түләү квитанциясен кулга тоттырганны көтмим, әлеге портал аша суммасын карыйм да – түлим. Шәхси машинамда ерак юлдан йөреп кайтам икән, фиксаторга эләккән штрафларның булу-булмавын да шуннан карыйм. Ә түләүләрне башкаруга килгәндә, он-лайн банклардан түләүне кулайрак саныйм.
безнең өстәмә
Бердәм хисаплау үзәгеннән (ЕРЦ) алынган мәгълүматлар буенча, Минзәләдә коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең 25-26%ы электрон рәвештә башкарыла. Шуның якынча 22%ы – он-лайн банкларга, калган өлеше – 3,5-4%ы дәүләт хезмәтләре порталына туры килә.
“Татэнергосбыт” ның матбугат белән эшләү үзәге биргән мәгълүматлар буенча, дәүләт хезмәтләре порталы аша гыйнвар аенда 46 минзәләле электр энергиясе өчен түләгән булса, июнь аенда исә әлеге портал аркылы 107 кеше түләү уздырган.
“Коммунальные сети” ААҖ дан алган мәгълүматларга караганда, төрле мәгълүматлар алу, квитанция формалаштыру өчен порталга якынча ай саен 60 кеше керә, шуның яртысы су һәм канализация өчен электрон түләү башкара.
Дифиза НУРИЕВА