Июль аенда Пенсия фонды идарәсендә мәҗбүри пенсия һәм мәҗбүри медицина иминиятләвенә иминият взнослары түләү мәсьәләләре буенча комиссия утырышы булды. Анда гомуми суммасы 4 670,2 мең сум бурычлары булган 14 иминиятләүче катнашты.
Иминиятләүчеләр бурычларын түләү графигын һәм гарантия хатын тәкъдим иттеләр. Комиссия утырышы башланганчы ике иминиятләүче 94,9 мең сумлык бурычын каплап та куйды. Әгәр дә иминиятләүчеләр үз теләкләре белән бурычларын, штраф һәм пеняларын түләргә теләмиләр икән, судка дәгъва җибәрелә. Агымдагы елда судка гомуми бурычлары 1575,20 мең сум булган 86 гариза җибәрелгән.