РФ Президенты Владимир Путин һәм Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Казанда Су төрләре буенча дөнья чемпионатының ачылу тантанасында катнашты.
Бүгенге Казан – профессиональ спортчылар кебек үк, һәвәскәр спортчылар шөгыльләнерлек бик яхшы инфраструктурасы булган Россия спорт башкаласы. Республикабызга Россиядә генә түгел, ә дөнья күләмендә әһәмиятле эре спорт вакыйгаларын уздыруны ышанып тапшыралар.
Республиканың президент программалары кысаларында 2013- 2014 нче елларда гына республикабызда 322 спорт мәйданчыгы төзелде. Быел исә тагын 10 спорт объекты төзелеп куллануга тапшырылачак, шуларның бишесе – йөзү бассейннары белән.
Хәзерге вакытта Минзәләнең Җиңү паркында һәм районның Иске Матвеевка авылында спорт мәйданчыклары төзелә. Соңгысында эш бераз соңрак башланса да, төзүчеләр мәй- данчык территориясен әйлән- дереп алырга өлгергәннәр,
асфальт валчыклары җәяргә, электр үткәргечләре сузарга җыеналар. Республиканың президент программалары буенчасафка баскан мәйданчыклардан минзәләлеләр ничек файдаланалар соң?
Тәлгать Әхмәтшин, 3 нче урта мәктәп директоры:
– Безнең мәктәп территориясендә универсаль спорт мәйданчыгы узган ел куллануга тапшырылды. Мәйданчыкта футбол кыры, атынгычлар, төрле тренажерлар, теннис өстәле бар. Уку елы дәвамында мәйданчыктан үзебез файдалансак, хәзер – җәйге чорда микрорайон балалары көне буе шунда кайнаша. Ишегалды клублары арасында футбол ярышлары уза, гомумән, мәйданчыкның буш торганы юк.
Хәлил Нәбиуллин, Кадрәк авыл җирлеге башлыгы:
– Волейбол һәм футбол белән шөгыльләнү өчен спорт мәйданчыгы төзелгәч, мәктәп укучылары гына түгел, биш авылның яшьләре дә бирегә килә. Аеруча хәзер, җәй көннәрендә җанлылык сизелә. Мәйданчык мәктәп территориясендә урнашкач, ул төзек һәм чиста килеш саклана.
Рузилә Сафарова, Г.Сабитов исемендәге Югары Тәкермән төп белем мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы:
– Мәйданчык узган елда төзелеп, куллануга тапшырылды, ә яз көне аның разметкаларын яңартып, буяп киттеләр. Мәктәп яны лагере эшләгәндә кече сабантуй дисеңме, төрле эстафеталар, ярышлар, гомумән, барлык спорт чаралары шунда узды, биредә укучыларга бик ошый. Мәйданчыкның чикләре булу да балалар иминлегенә уңай йогынты ясый.
Районда спорт белән шөгыль- ләнүче яшьләребез күп. Футбол, хоккей буенча республика күләмендә танылган спортчыларыбыз бар, яшь командалар яхшы гына уңышларга ирешә. Шуңа күрә әлеге спорт мәйданчыкларының ачылуын яшьләребез көтеп ала. “Олимп” теннис үзәге янындагы спорт мәйданчыгы шәһәрлеләр арасында бик популяр. Әлеге проектларның төп максаты райондашларыбыз арасында сәламәт яшәүне үстерүгә юнәлтелгән
сан
Соңгы 5 ел эчендә Минзәлә шәһәренең 3 нче санлы урта мәктәбе һәм “Олимп” теннис үзәге территориясендә универсаль спорт мәйданчыклары, футбол кыры булдырылды. Шулай ук районның Югары Тәкермән, Кадрәк, Татар Мөшегесе авылларының мәктәп территорияләрендә спорт мәй- данчыклары төзелде. Барлыгы 4,41 млн сумлык эш башкарылды. Агымдагы елда 5,53 млн сумлык ике спорт мәйданчыгы сафка басачак.
Татарстан – башкалада гына түгел, һәр районда, авылда профессиональ һәм спорт сөючеләр шөгыльләнә алырлык барлык уңайлыклар тудырылган уникаль төбәк.
Әлфинә ВОРОБЬЕВА