Казанда узучы спортның Су төрләре буенча дөнья чемпионатын ачу һәм ябу тантаналары “Татнефть-Арена” боз сараенда үткәрелә. Чемпионатны ачу тантанасы 24 июльдә узды. Әлеге тантананы «Пилигрим» дип исемләргә булганнар.
26 июльдән 2 августка кадәр “Пилигрим” шоу-тамашасы “Татнефть-Арена”да тагын 8 тапкыр кабатлап күрсәтелә. Шушы көннәрдә Минзәләдән 78 кешедән торган делегация әлеге тамашага барып кайтты. Бу мөмкинлеккә югары дәрәҗәләргә ия булган укучылар, студентлар, аларның укытучылары, имин булмаган гаилә балалары, спортчылар һәм башка минзәләлеләр ия булды. Тамашага керү билет хакы 500дән 3 мең сумга кадәр. Әмма югарыда санап кителгәннәр өчен бару бушлай иде. Шулай ук район үзәкләреннән килүчеләрне тәмле итеп ашаттылар. Тамашанын үзенә килгәндә, ул әлбәттә онытылмаслык булды. Залда утыручы һәркем үзен могҗизалы әкияттәгечә хис иткәндер, мөгаен. Шоу- программадан фотоларны сез безнең menzela.ru сайтыннан карый аласыз.
Алисә ШАҺАБУТДИНОВА