Интернет-кибетләр дә алдаша

2015 елның 31 июле, җомга

Бүгенге көндә интернет-кибетләр минзәләлеләрдә популярлык казана. Акчаны һәм вакытны янга калдыру максатыннан, өйдән чыкмый гына товарга заказ бирәләр. Ләкин виртуаль шопинг һәрвакыт уңышлы булмый.

Минзәләле А. улы өчен интернет-кибеттән спорт аяк киеменә заказ бирә. Килешүдә күрсәтелгәнчә, аның 3500 сумлык заказы тиешле срокта – ике атна эчендә килә. Көтеп алган посылкасын ачкач, яшь ханым, шатланасы урын­га, борчуга төшә.

– Ике туфли да уң аяк­ныкы иде, – дип белдерә А. ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына мөрәҗәгать итеп. – Спорт аяк киеме алган кибеткә шалтыратып карадым, ләкин телефоннары һәрвакыт “занято” күрсәтә. Бу очракта интернет- кибеттән алган товарны алыштыру яки кире тап­шыру мөмкинлеге бармы? – дип сорый ул.

Мондый очракта пре­тензия тутырырга һәм по­сылка белән бергә сатучы­га кире җибәрергә кирәк. “Кулланучыларның хокукла­рын яклау” турындагы РФ законы нигезендә, куллану­чы товарны кулына алганчы яки алган очракта да җиде көн дәвамында кире кайтара ала. Сатучы кулланучының товардан риза булмавы ха­кындагы мөрәҗәгатеннән соң ун көннән дә соңга кал­мыйча түләгән суммасын, килешү нигезендә, кире кай­тарырга тиеш.

Товарны кире кайтару яки башкага алышты­ру мәсьәләләре белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы­на мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефоннар: 3-20-51, 8-927-456-36-56.

Ләйсән ФАТЫЙХОВА,  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чал­лы территориаль органы әйдәп баручы белгече 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International