ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2015 ел
җомга

Безгә килеп ирешкән мәгълүматлардан күренгәнчә, Тупач авылы янындагы курганда казылма эшләр алып барган Алабуга институты тарихчылары бу авылда иң башта фин-угор кабиләләре яшәгән дигән фикергә килгән булган.

Быел Минзәләгә килүчеләр саны арткан. 2014 елның өч кварталында Минзәлә белән танышырга теләүчеләр өчәү булган, быел 9 айда алар саны 12 гә җиткән.

Газетабызның  алдагы санында район фермерларының 2014 елда игенчелек буенча рейтингын тәкъдим иткән идек. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгының бу инициативасына алар ничек карыйлар соң? Үзем уңай бәялим.

Изыскательләр урамында яңа төзелгән 4/8А йортына берничә көн элек “Челныгаз” ЭПУның Минзәлә газ службасы эшчеләре газ җибәрделәр.

 “Органик Групп-Минзәлә” идарәче компаниянең баш ветеринария табибы Илнар Айрат улы Сабирҗанов барлык сөтчелек көтүенең, яшь сыер малларының, атларның сакланышы һәм исәнлеге өчен җавап бирә.


26
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Кемдер табигать кочагына чыгып күңеленә тынычлык таба, ә кайберәүләр исә үз өендә гади генә әйберләрдән табигый эшләнмәләр тудыра. Оста кул Наталья Ризатдинова (Кириллова) ташлардан, бисер һәм сәйләннән агачлар – топиарийлар ясый.

Кичәнең исеме дә яңгырашлы – “Җәннәт әниләрнең аяк астында” дип атала иде. Ул узганындагы кебек, Минзәлә мәчете инициативасы белән берлектә уздырылды. Мөнәҗәт әйтүчеләр – шәһәребез, районыбыз авылларында яшәүчеләр.


20
ноябрь, 2015 ел
җомга

Яңа һәм Иске Мәлкән авылларында урамнарның яр ягындагыларында төзелгән йортларның күбесе –  нефтьчеләрнеке. Әлмәт якларыннан килеп шушы  як табигатенә хозурланып ялларын үткәрергә ярата алар. Бу гына түгел, күпмедер дәрәҗәдә авыл юлларын төзекләндерүгә дә өлеш кертәләр.


19
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Menzela.ru сайтын ешрак керегез, чөнки бәйге барышы хакында алга таба да яктыртып барачакбыз. “Татар кызы–2015” исеменә кайсы уку йорты кызы лаек булыр соң? Моның өчен көрәш бара. Шул ук вакытта үзебезнең урта махсус уку йортларыннан катнашучы кызларыбыз – Регина Гардисламова, Алия Сәрварова, Алия Асылмәрдановалар өчен дә җан атарга һәм редакциянең махсус призына лаек булу өчен тавыш бирергә онытмагыз!

Быелгы Корбан бәйрәменә (намазга) Коноваловка мәчетенә егермедән артык ир-ат килгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International