Яшьләргә бездә юл һәрвакыт ачык

2015 елның 27 ноябре, җомга

 “Органик Групп-Минзәлә” идарәче компаниянең баш ветеринария табибы Илнар Айрат улы Сабирҗанов барлык сөтчелек көтүенең, яшь сыер малларының, атларның сакланышы һәм исәнлеге өчен җавап бирә.

Илнар терлекләргә котыру, се­бер чумасы, сальмонельоз, лип­тоспирозга каршы вакциналар ясый. Ул эшләгән компаниядә 2085 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, һәр малны кирәк икән чистарта, дәвалый. Яшь булу­ына карамастан, компаниядә эшләүче терлекчеләр һәм урта буын белгечләре белән тиз арада уртак тел тапкан. Шуңа да аны биредә яраталар, хөрмәт итәләр. Ул грамоталы белгеч, башкаручан, җаваплы хезмәткәр. Идарәче компаниядә терлекләргә планлы дәвалау чараларын гамәлгә ашыра.

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укыганда ук ул монда практика уза һәм аны тәмамлагач та бик теләп эшкә кала. «Шуңа күрә эшкә тиз өйрәндем һәм миңа кыен бул­мады», – ди ул.

Илнар үзе Ютазы районы Бәйрәкә авылында туып үсә, 9 сыйныфны төгәлләүгә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының ветеринария бүлегенә укыр­га керә. Миңа яшәр өчен Минзәләдән дә яхшырак урын юк дигән нәтиҗәгә килгән. Әлегә шәһәрдә яши, фатир­да тора. Яшь белгечкә монда эшкә калганы өчен яшьләр программасы буенча Юртауда йорт җиткерә башлаганнар. Ил­нар кыска гына вакыт эчендә үзен хезмәт сөючән, тырыш хезмәткәр итеп таныткан. Бул­дыклы табиб белемен тагын да арттыру максатыннан быел Ка­зан ветеринария академиясенә читтән торып укырга керергә дә уйлап тора. Ул үз эшен бик яра­тып башкара, эш аның өчен мат­ди чыганак кына түгел, ә шатла­нып, тулы тормыш белән яшәү көче бирүче хезмәт тә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International