Кемдер табигать кочагына чыгып күңеленә тынычлык таба, ә кайберәүләр исә үз өендә гади генә әйберләрдән табигый эшләнмәләр тудыра. Оста кул Наталья Ризатдинова (Кириллова) ташлардан, бисер һәм сәйләннән агачлар – топиарийлар ясый.
Топиарий – кулдан эшләнгән агач – нәкъ менә уңыш һәм бәхет китерүче вазифасын башкара да инде. Наталья шушы гүзәллекне тудыру белән шөгыльләнә, хәзер ул үз тормышын иҗаттан башка күз алдына да китерә алмый.
– Безнең шәһәрдә дә кулдан эшләнгән бүләкләргә өстенлек бирү тенденциясе күзәтелә, топиарийларны бик теләп алалар, заказлар да бирәләр. Яраткан шөгылем белән мин бераз буш вакыт кала башлагач, декрет ялында шөгыльләнә башладым.
Ниндидер гадәти булмаган, матур, кабатланмас әйбер тудыру хыялын күптәннән күңелемдә йөртә идем. Ул минем күңелемә җылылык биреп, үземне бәхетле итеп тоярга булышачак иде. Бәхет агачының роле нәкъ шундый да инде – шушы тизлек яратучы тормышта кешегә позитив көч, чиста энергетика бирә. Барысы да фантазиягә бәйле, – ди Наталья Анатольевна.
Дөрестән дә, аның эшләнмәләре бер- берсенә охшамаган, әмма аларны бер конструкция берләштерә. Нигезендә стержень. Аскы өлеше кечкенә генә гөл савытына утыртыла, өскә “агачның кәүсәсе” беркетелә. Наталья аларны стразалар белән генә түгел, кабырчыклар, ясалма кәгазь акчалар белән дә бизи. Останың төп коралларына килгәндә, бу атлас тасмалар, пенопласттан эшләнгән шар (монысы төп материал), органза, кипкән чәчәкләр.
Аксессуарлар, төсле ташлар, күбәләк, каурыйлар, төрле төстәге җиләк- җимешләрне дә куллана Наталья. Нинди генә кул эшен алма, инструментсыз булмый: клейлы пистолет, махсус кайчылар, линейка, энә һәм җепләр, шулай ук махсус операцияләр башкару өчен төрле инструментлар кирәк була. Табигый материалларны да куллана, ясалмаларын сатып ала. Шундый матур, аллы-гөлле әйберләр арасында Георгий тасмасын күреп, остадан бу турыда кызыксынам.
– Әйе, болары да минем эшләнмәләр. Быел мин интернеттан күреп, шундый тасмалар ясый башладым. Аларны атлас тасмалар, төрле бизәкләр белән тулыландырдым. Тасмаларны ясау тиз түгел, һәрберсенә ярты сәгатькә якын вакыт сарыф ителә. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан аларга ихтыяҗ зур була. Башлыча яшьләр сорый, өлкәннәр балаларына, оныкларына ала. Минем эшләрне шәһәрнең 1 нче санлы урта мәктәбе коллективы үз итте, Әгерҗегә дә алып киттеләр.
Төп эшемнән арып кайтсам да (мәкалә герое инде ун елга якын шәһәребездәге “Лига” төзелеш оешмасында штукатур-маляр булып эшли, эшендә яраталар, хөрмәтлиләр үзен), яраткан эшемне бер дә калдырмыйм. Гаиләм дә бу шөгылемне хуплады. Мин иҗат эше белән шөгыльләнгәндә, әнием – минем уң кулым ярдәм итә, йорт эшләрен дә башкара, Георгий тасмаларын ясаганда бик ярдәм итте үземә. Өлкән улым Илдар, икенче улым Радмир мин ясаган эшләнмәләрне күреп: “Шундый шәп чыккан, әни! “ – дип үсендереп җибәрәләр. Кечкенәсе Сережа исә барысын да уздыра, детальләрне пис- толет белән ябыштырырга ярата.
Күңелемә ошаган эш белән шөгыльләнү бик ошый миңа. Бүгенге мода индустриясе үз шартларын куя. Хәзер кулдан эшләнгән әйберләргә сорау зур. Чәчәкләр белән чигелгән сумкалар, табигый материалдан эшләнгән алкалар, сәйлән белән чигелгән каешлар, тагын бик күп нәрсәләрне яратып өлгерде халык. Чәчләр өчен боҗралар, каптыргычлар, күбәләкләр һәм тасма кебек аксессуарлар бик популяр. Дүрт ел элек, кечкенә кызлар өчен чәчәкләр модага кергәч, иптәш кызларымның балаларына (үземнең кыз балам юк бит!) каптыргычлар ясап карадым, бик яраттылар аларны. Үзем дә бик кызыгып киттем, боҗралар, брошкалар да ясап карадым.
Кабатланмас һәм оригиналь булу өстенә, кулдан эшләнгән әйберләрнең тагын бер өстенлеге бар: аларны кирәк булмаган әйберләрне бозып та, башка әйберләрдән дә ясап була. Әйтик, төрле сәдәфләр, тукыма кисәкләре, сәйләннәр, тасмалар, каурыйлар, бисер аксессуарлар өчен менә дигән компонентлар. Чәчкә куярга оригиналь бизәк ясау өчен ике әйбер җитә: фантазиянең бай булуы, берничә деталь. Эш барышында берәү дә комачау- ламаска тиеш, тыныч мохиттә, бирелеп эшләсәң генә әйбер матур һәм төгәл чыга. Аннары челтәр, салфетка, органза кебек материаллар да бик юка һәм уалучан бит.
Янәшәбездә могҗиза булырлык, кызык- лы нәрсәләр күп, аларны күрә белергә генә кирәк. Кешеләр белән дә шулай була – аралаша башлыйсың, аның никадәр талантлы, күпкырлы булуы турында башыңа да килми. Күпкырлы эшчәнлегегездә уңышлар телибез сезгә, Наталья Анатольевна!