ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

 “Бердәм Россия” партиясенең территориаль бүлекчәсе җитәкчесе Елена Сысоева җитәкчелегендә ТР Дәүләт Советы депутатлары, район һәм шәһәр җитәкчелеге, шулай ук оешма-учреждение вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл оештырылды. Район башлыгы Айдар Салаховка һәм ТР Дәүләт Советы депутатларына минзәләлеләр үзләренең гозерләрен җиткерделәр

Дәүләт программасы буенча яңа төзелгән Яңа Мәлкән авыл мәдәният йортында авыл үзешчәннәре катнашында әледән әле кичәләр, концертлар еш үткәрелеп тора. Шушы көннәрдә Әдәбият елы кысаларында якташ язучылар һәм шагыйрьләр иҗатына багышлап оештырылган кичәне дә авыл халкы яратып карады. Әниләр көненә туры китереп үткәрелгәнгә, кичә тагын да ямьлерәк, мәгънәлерәк булды.


28
ноябрь, 2015 ел
шимбә

Хөрмәтле минзәләлеләр!

Тауасты Байлар Мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган “Чәк-чәкләрдә әнкәм җылысы” дип аталган бәйрәм үткәрелә.

Кибеткә азык-төлек продуктлары, бигрәк тә камыр ризыклары алырга кергәндә, сатучыдан аның сыйфаты турында сорап йөдәтеп бетерәбез. Йомшакмы, катымы, тәме тәмлеме, ачымы, баллымы һәм башка шундый сораулар. Минзәлә икмәк заводы эшләп чыгарган җирле продукцияләргә оештырылган дегустациядә дә кулланучылар ризыкларны татып карап, шушы сорауларга җавап алдылар.

Терлекчелекнең нигезе бар

Минзәлә сөт кабул итү пунктын “Органик Групп” идарәче компания сатып алганнан соң анда консервация эшләре башланды.


27
ноябрь, 2015 ел
җомга

Иске Маҗын авыл җирлегендә үз эшен башлаучы фермер Андрей Николаевич Клещевников шактый гына терлек асрый.

Иске Иркәнәш авыл җирлеге халкы “Мензелинские зори” агрофирмасына барлыгы 300 дән артык пай җирен арендага биргән.

Минзәлә юлчылары тагын бер тапкыр үзләренең югары һөнәри дәрәҗәле һәм көчле оешма булуларын күрсәтеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International