Кибеткә азык-төлек продуктлары, бигрәк тә камыр ризыклары алырга кергәндә, сатучыдан аның сыйфаты турында сорап йөдәтеп бетерәбез. Йомшакмы, катымы, тәме тәмлеме, ачымы, баллымы һәм башка шундый сораулар. Минзәлә икмәк заводы эшләп чыгарган җирле продукцияләргә оештырылган дегустациядә дә кулланучылар ризыкларны татып карап, шушы сорауларга җавап алдылар.
Күргәзмәгә куелган продуктларны татып караудан тыш, минзәләлеләр дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль бүлеге әйдәп баручы белгече (район кулланучылар оешмасы җитәкчесе дә ул) Ләйсән Фатыйховага һәм Минзәлә икмәк заводы вәкилләренә дә сорау-тәкъдимнәрен җиткерә алдылар.
Күпчелек минзәләлеләр завод икмәк-булка продуктлары гына чыгара дип уйлый. Өстәлгә куелган мармелад, безеларны, авызда эреп торучы кош телләрен, рулетларны күреп гаҗәпләнүчеләр дә юк түгел иде.
– Минзәлә икмәк заводының икмәк-булка, камыр ризыклары пешергәнен белә идем. Үзем йөземле кексны, коржикларны яратып алам, ә менә лимонлы печеньелар, прәннекләр, мармеладлар җитештергәннәрен белми идем, – ди дегустациягә килгән Люба Сәйфетдинова.
Завод үз продуктларының ассортиментын киңәйтү, яңарту өстендә даими эшли. Кулланылышка яңа төр продуктлар керткәндә элек чыгарылган кайбер төр продуктлар җитештерүне туктатырга туры килә.
– Элек икмәк заводы бик тәмле дә, файдалы да булган көрпәле “Дәрвиш” икмәге пешерә иде. Соңгы вакытта сатуда күренми башлады ул. Без аны бик ярата идек. Шуны кабаттан җитештерүгә кертеп булмас микән, – дип теләген белдерде завод вәкилләренә Кадрия Садыйкова.
Соңгы вакытта икмәк заводы эшләп чыгарган икмәк тирәсендә шактый шау-шу купты, бигрәк тә халык социаль челтәрләрдә бу юнәлештә артык нык активлык күрсәтеп, заводның яманатын чәчәргә ашыкты. Шул уңайдан дегус- тациядә дә икмәкнең соңгы арада сыйфат ягы аксавы буенча да сораулар бирелде. Заводтан килгән вәкилләр – сбыт бүлеге начальнигы Марина Вячкелева һәм продукцияне сату буенча менеджер Галина Кашапова кулланучыларга түбәндәге җавапларын җиткерде:
– Соңгы вакытта икмәкнең сыйфатына зарланып безгә мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Санэпидемстанция вәкилләре заводта тикшерү дә уздырдылар. Заводта санитар кагыйдәләрне бозу очраклары юк. Камыр баса торган чаннар яхшылап юыла, стерилизацияләнә, он иләк аша уза. Күптән түгел генә иске җиһазлар яңага алыштырылды, кайтарылган оннарның сыйфаты даими тикшерелә, камыр басу процессы контрольдә тотыла. Җитештерелгән продукция складларда искереп ятмый, турыдан-туры район буенча гына түгел, ә Бөгелмә, Азнакай, Түбән Кама, Әлмәт, Чаллы кебек зур шәһәрләргә дә җибәрелә. Көн саен якынча 1600-1700 тонна икмәк җитештерелә, – дигән җавап җиткерделәр.
Шәһәребез кечкенә булуга карамастан, икмәккә конкуренция зур. Үзебездә эшләп килүче шәхси пекарнялар булу өстенә күрше-тирә районнардан да китерәләр ипине. Ләкин район халкын, мәктәп, балалар бакчаларын икмәк белән төп туендыручы булып Минзәлә икмәк заводы кала бирә. Кулланучылар арасында яулаган дәрәрҗәсен төшермәс, көндәшләре арасында югалып калмас өчен заводка бер генә минутка да уяулыгын югалтырга ярамый.
Районда уздырылган дегус- тацияләр халык өчен, аларның т ә к ъ д и м - ф и к е р л ә р е н , теләкләрен белү өчен уздырылса да, ни өчендер ризыкны татып карап, аңа карата үз фикерен турыдан-туры җаваплы кешеләргә җиткерергә өйрәнеп җитә алмый әле минзәләлеләр.