Иске Маҗын авыл җирлегендә үз эшен башлаучы фермер Андрей Николаевич Клещевников шактый гына терлек асрый.
Аның фермер хуҗалыгында 40 баш савым сыеры, 20 баш бозау, 5 баш тана, 50 баш сарык, 15 баш ат бар. Ул элек сөтне Мөслим сөт эшкәртү предприятиесенә озаткан булса, хәзер Минзәләнең сөт кабул итү пунктына җибәрә башлады, көнгә 300 килограмм сөт тапшыра.