“Бердәм Россия” партиясенең территориаль бүлекчәсе җитәкчесе Елена Сысоева җитәкчелегендә ТР Дәүләт Советы депутатлары, район һәм шәһәр җитәкчелеге, шулай ук оешма-учреждение вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл оештырылды. Район башлыгы Айдар Салаховка һәм ТР Дәүләт Советы депутатларына минзәләлеләр үзләренең гозерләрен җиткерделәр
Ветеранга җылылык кирәк
Район башлыгы Айдар Салаховка шәһәрдә яшәүче Михаил Загуменов Садак бистәсендәге Хирург Дружков урамына газ кертү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте.
А.С.:
– Әлеге урамга газ кертү буенча проект ясалган, аны киләсе елга, апрель, май айларында башкару планлаштырыла. Бистәдәге яңа урамнарны да күздә тотып, бу мәсьәләдә республика җитәкчелегенә хат юлларга да туры килергә мөмкин.
Зөлфия Шигапованың да гозере шуңа охшаш иде – шәһәрдәге Сугышчы Интернационалистлар урамы, 84А адресы буенча әтисе – сугыш ветераны Мәлих Талбиев яшәгән йортка газ кертүне, урам баганаларга яктырткычлар урнаштыруны сорады.
З.Ш.:
– Ветеран әтиебезгә җылылык бүген кирәк. Йортны кышкы чорда электр белән җылыту бик кыйммәткә төшә. Аңа нинди дә булса ташлама юкмы?
Илгиз Шаймуратов, Энерго- сбытның халыкка хезмәт күрсәтү офисы начальнигы:
– Бу очракта электр энергиясе буенча чыгымнарга 30 процент ташлама каралган, документларыгызны җыеп безгә гариза язарга кирәк.
Валентина Мозгович, Шамов урамы, 61:
– Урамыбыздагы 59-63 нче йортларның җир участокларын су басып җәфаланабыз.
А.С.:
– Әлеге суның грунт суымы, әллә башка сәбәпләре бармы икәнлеген ачыкларга кирәк. Моның өчен җаваплы службалар вәкилләреннән комиссия төзеп, әлеге проблеманы өйрәнәчәкбез. Хәзергә йорт тирәли дренаж ясап кую мәсьәләсен карарга кирәк.
Шәһәр Советы депутаты Флүн Гараев (Ленин паркындагы чаңгы юлында) чаңгычы балалар белән шөгыльләнүче тренер Владиленин Мильчаковның гозерен җиткерде: чаңгы юлында яктылык көйләү, чаңгычы балалар өчен уңайлы шартлар тудыруда ярдәм итүне сорады.
А.С.:
– Элеккеге СПТУ тулай торагы буш тора, перспективада бер өлешен шушы чаңгычылар өчен файдаланырга мөмкинлек бар.
Айдар Салахов әлеге гражданнарның мөрәҗәгатьләрен игътибар белән тыңлады, тиешле службаларның җитәкчеләренә аларны оператив хәл итү чарасын күрергә, контрольдә тотарга кушты.
Депутатка рәхмәт йөзеннән
Гражданнарның гозерен ТР Дәүләт Советы депутаты, «Органик Групп» ҖЧҖ генераль директоры Илдар Гыймадиев та тыңлады.
Рөстәм Әхмәтханов, Наратлы Кичү авылыннан үзешчән композитор:
– Күпсанлы җырлар авторы, әфганчылар турындагы җырларым да шактый. Җырларымны бергә туплап, сыйфатлы диск чыгаруда ярдәм итә алмассызмы? – дип ярдәм сорады.
Гадәттә, депутатлар, җитәкчеләр теге яки бу эшчәнлектә активлык күрсәткән өчен яки ярдәм кулы сузарга теләп, халыкка нинди дә булса бүләк бирә. Ә бу очрашуда, киресенчә, Б алалар иҗат йорты директоры Ольга Ильина “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясендә зур ярдәм күрсәткәне өчен Илдар Шамилевичка рәхмәт хаты тапшырды.
О.И.:
– Без үз проектларыбыз белән елның елында конкурсларда катнашып, грантлар да отабыз, ләкин төрле эшләнмәләр ясар өчен чимал алуга, җиһазларны яңартуга әлеге акчалар гына җитми, матди яктан ярдәм күрсәтә алмассызмы?
ТР Дәүләт Советы депутаты аларның эшчәнлеге, борчыган мәсьәләләре белән якыннан танышачагын әйтте.
Ярдәм кулы суздылар
ТР Дәүләт Советы депутаты Алмаз Шәриповка бу көнне җиде кеше мөрәҗәгать итте.
Изыскательләр урамы, 2/2 нче йорттагы проблема турында әлеге йорт буенча җаваплы Зоя Корнева:
– Йортыбызның подвалына су җыелып җәфаланабыз, ел саен торак инспекциясеннән комиссия чакырабыз, кайсы инстанцияләргә генә мөрәҗәгать итеп карамадык, проблема һаман да хәл ителми.
Виталий Цветков, Идарәче компания директоры:
– Шушы йортка охшаш проблема Западная урамы, 30 нчы йортта да бар, биредә язын гидроизоляция ясыйбыз, бу йортка да шул ысулны кулланып карарга кирәк.
Пенсионер Тәнзилә Галиева (Изыскательләр урамы, 1/13, 15 нче фатир) коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең югары булуына мөнәсәбәтен сөйләде, сугыш чоры балаларына хөкүмәт тарафыннан нинди дә булса ярдәм булырмы дигән гозерен белдерде.
А.Ш.
– Сугыш чоры балалары турындагы мәсьәлә буенча күпләр мөрәҗәгать итә, аларның тылдагы хезмәте бәяләп бетергесез зур. Бу чорга кайсы елларны кертергә дигән сүз бара, бу мәсьәлә чишелеш табар дип уйлыйм.
Мәдәния Миргалимова (К.Маркс урамы, 66, 5 нче фатир) шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен счет- квитанциясен күтәреп килгән, йорт яны территориясен берәү дә җыештырмый, без йортыбыз белән ул хезмәттән баш тарттык, ә түләүләргә һаман кертеп куйганнар дип, Идарәче компания белән ике арадагы аңлашылмаучанлык турындагы гозерен җиткерде.
Лариса Шәйхетдинова, Тукай урамы, 66, 15 нче фатир:
– Кызыма 14 яшь, бөерләре авырта, даими хастаханәгә Казанга йөрибез. Кызыма магнит-маркер тактасы кирәк иде, ярдәм итә алмассызмы?
Кызының сәламәтлеге турында кайгыртучы анага әлеге җайланма белән шәһәр Советы депутаты, медучилище/техникум директоры Люция Хираҗева ярдәм итәчәген белдерде. ТР Дәүләт Советы депутаты Алмаз Шәрипов та магнит-маркер тактасының тулы комплектын алырсың дип акчалата ярдәм итәргә вәгъдә итте.
Светлана Калинина, район инвалидлар җәмгыяте рәисе:
– Безнең җәмгыятьтә 67 әгъза бар. Район җитәкчелегенә рәхмәтебез зур – безгә бина бирделәр. Әмма аңа капремонт таләп ителә, төрле түгәрәкләр дә оештыра башладык, мебельләр кирәк иде.
Камил Нәҗмиев, район башлыгы урынбасары:
– Бу проблема безгә таныш, әлеге мәсьәлә буенча “Альпари” хәйрия фонды җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттек, мебель белән, аннары кап- ремонт буенча ярдәм булачагына ышанабыз.