Әтрәкледә – ярминкә!

2015 елның 28 ноябре, шимбә

Хөрмәтле минзәләлеләр!

Сезне һәр айның соңгы якшәмбесендә “Заиков­ский” хуҗалыгында үткәрелә торган ярминкәдә көтеп калабыз. Анда районыбыздагы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен, фермерларны да, шәхси хуҗалыкларны да үз товарлары белән сату итәргә чакырабыз. Һәркемгә урын җитәрлек.

“Заиковский” хуҗалыгы сыер ите һәм ат ите белән сату итәчәк. Ярминкәдә сатуда кош-корт итләре дә өстенлек итәчәк.

Чираттагы ярминкә дөньядагы иң газиз, иң якын кешеләребез – Әниләр көненә багышлана. Тормыш мәшәкатьләрен онытып торып, бәйрәм ярминкәсенә килик, якыннарыбызны сөендереп, күңелләребезне бергәләп күтәрик, хөрмәтле минзәләлеләр!

Ярминкә 29 ноябрь көнне иртәнге 8 сәгатьтә башлана.

Белешмәләр өчен телефон: 2-63-44, 8-9179177360.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International