Тауасты Байлар Мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган “Чәк-чәкләрдә әнкәм җылысы” дип аталган бәйрәм үткәрелә.
Анда чәк-чәк пешерә белүче һәр оста катнаша ала. Бәйрәм 28 ноябрь көнне 18 сәгатьтә башлана. Тамашачыларны һәм осталарны бик күп сюрпризлар көтә. Соңыннан ошаган чәк-чәкләр тамашачыларга сатылачак.