Терлекчелекнең нигезе бар
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәгъдәсендә торды: терлекчелектәге 2014 ел нәтиҗәләрен үз сайтына куйды.
Рейтинг билгеләнгәндә 100 гектарга җитештерелгән ит һәм сөт, савым сыерларының продуктлылыгы, 100 баш сыердан алынган бозаулар саны һәм бер баш шартлы мөгезле эре терлеккә үстерелгән ит күләме искә алынган. Башта ук әйтеп куябыз, Минзәлә – нәтиҗәләр буенча билгеләнгән төркемнәрнең иң ахырында. Алай гына да түгел, 3 категориянең соңгы баскычларында. Хәзер, барысын да тәртибе белән. Беренче өчлектә Әтнә, Саба, Балтачның булуы гадәти күренеш. Беренче категориядә Актаныш, Кайбычның булуы һәм безнең хуҗалык җитәкчеләренең алардан өйрәнүе алдагы елда (2015 ел йомгаклары) күрсәткечләр яхшырыр дигән өмет бирә.
Районның күрсәткечләре әлегә түбән булуга инвесторларның күрсәткечләре нык суга. 2014 елны “Сөт иле” дә, “Мензелинские зори” да соңгы төркемдә төгәлләделәр. Күрсәткечләрдә нинди зур аерма бар икәнен түбәндәге саннардан аңлап була. Беренче урыннарда баручы инвесторлар 561-273 баллга ия, ә “Сөт иле” – 82, “Мензелинские зори” – 23 балл.
Кызганычка каршы, рейтингта аерым хуҗалыклар күрсәтелмәгән. Шуңа күрә без “Заиковский” хуҗалыгының һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнүче фермерларның балларын белә алмадык.
Район хуҗалыкларының 2015 елны нинди күрсәткечләр белән тәмамларга җыенуы хакында газетабызның алдагы саннарында чыгачак район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов белән әңгәмәдән укый алачаксыз.