ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Минзәлә педагогия көллияте базасында узган "Татар кызы – 2015"  бәйгесенең йомгаклау өлешендә бәйгедә катнашкан 36 кыз арасыннан сайлап алынган иң уңган, иң булган, иң сөйкемле  13 кызы үзара көч сынашты. Финалда аларның татар  хатын-кыз киемнәрен ни дәрәҗәдә белүләрен, нәзек итеп камыр җәюләрен һәм токмач кисүләрен тикшерделәр һәм  үзешчән сәнгатьтә сынап карадылар. Кызлар һәр сынауда үзләренең  уңганлыкларын күрсәттеләр, җиңеп чыгу өчен көчләрен кызганмадылар. Нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә билгеләнде.


16
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

2014 ел нәтиҗәләре буенча, 1000 кешегә исәпләгәндә Оренбург бе­ренче урында – 317 автомобиль

Аю авылы мәдәният йортында, көзге каникул уңаеннан АЮ, БИКБАУ, КАЛМОРЗА, МӘЛКӘН авыллары укучылары өчен "МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ" уены уздырылды. Уен сораулары төрле фәннәр буенча сайланып алынды һәм шактый авыр иде. Шуңа карамастан, укучылар һәр турда үзләренең белемнәрен күрсәтеп, сүзләрнең җавабын тиз таптылар.

19-20 ноябрьдә Минзәлә педагогия көллиятендә һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары арасында "Татар кызы-2015" республика бәйгесе үткәрелә.

Агымдагы елның 15 ноябрендә район ветераны Зарипова Фаузия Шәех кызы юбилеен билгеләп үтте.

2016 елда Дәүләт Думасына сайлаулар шулай ук сентябрь аенда үтәчәк.

Калморза авылы хәзрәте Рафаэль Нуриев зыярат өчен капканы яңадан ясатты.


13
ноябрь, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика агропромышленность комплексының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы“ конкурсы узды.

Быелгы сезон Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры өчен бик әһәмиятле вакыйга – театр оешуга 80 ел тулу белән тарихка кереп калачак.

Белем бирү сыйфатына бәя бирү төбәк системасы үсеше кысаларында районның база урта мәктәпләренең 156 укытучысы 5 ноябрьдә үзләренең предметларыннан БДИ бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International