Белем бирү сыйфатына бәя бирү төбәк системасы үсеше кысаларында районның база урта мәктәпләренең 156 укытучысы 5 ноябрьдә үзләренең предметларыннан БДИ бирделәр.
Диагностик тест рус теле, татар теле, тарих, җәмгыять белеме, математика, информатика, физика, химия, география, биология һәм чит телдән үткәрелде. Тест 3 нче урта мәктәптә үтте. Нәтиҗәләре 1 декабрьдә билгеле булачак.