"Татар кызы-2015" республика бәйгесе – Минзәләдә

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

19-20 ноябрьдә Минзәлә педагогия көллиятендә һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары арасында "Татар кызы-2015" республика бәйгесе үткәрелә.

Әлеге бәйгенең максаты – студентларда татар халкының милли традицияләренә, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә һәм йолаларына карата кызыксыну формалаштыру, аларны саклау һәм үстерү. Көллият бәйге кысаларында республикабыздагы 40тан артык һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларын җыя, аларга иҗади бәйге сынауларын ике көн буена үтәргә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International