Зыяратка яңа капка

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Калморза авылы хәзрәте Рафаэль Нуриев зыярат өчен капканы яңадан ясатты.

Октябрь аенда авыл хал­кы берләшеп, өмә оештырып зыяратның коймаларын буяп чыктылар. Әле узган атнада гына капка урнаштыру өчен өч торба­ны берләштереп, эретеп ябыш­тырдылар, чокыр казып капка­ны урнаштырып куйдылар. Бу эштә Зәкәрия Бикметов, Расих Газизов, Рәҗәп Билалов, Рафак Рәхимов, Илгиз Суфиянов зур ярдәм күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International