Быел бездә юбилей

2015 елның 13 ноябре, җомга

Быелгы сезон Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры өчен бик әһәмиятле вакыйга – театр оешуга 80 ел тулу белән тарихка кереп калачак.

Коллектив үзенең юбилей се­зонын 20 ноябрьдә, 18 сәгатьтә, Федор Достоевскийның “Абыйның төше” (“Дядюшкин сон”) спектакле белән ачып җибәрәчәк. Кичәдә узган 79 нчы сезонга йомгак ясалып, лаеклы­ларга бүләкләр тапшырылачак.

Театрның киләчәге, яңа сезон­га планнар турында театр ди­ректоры Роберт Шәймарданов һәм баш режиссер Дамир Самерханов белән әңгәмәне “Минзәлә” газетасының алдагы саннарыннан укый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International