Күркәм эше сокландыра

2015 елның 13 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика агропромышленность комплексының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы“ конкурсы узды.

 Хуҗалыкларда терлекчелек тармагының алга китүендә мал табиблары һәм ясалма орлыкландыру технологларының да өлеше бәяләп бетергесез. Әлеге белгечләр мал­ларга битараф булмыйча, аларны чын күңелдән яратса, вакытында прививка ясап, кирәк даруларны бирсә, яшь мал­ларга аеруча игътибарлы булса гына, эш нәтиҗәсе дә уңай була.

Югары Тәкермән авылында туган Риназ Шакиров (рәсемдә) 9 сыйныфны тәмамлауга Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының ветеринария бүлегенә укырга керә. Аны төгәлләүгә үк армия сафларына алына. Се­вастополь шәһәре янында Кара диңгездә “Бора” кораблендә хезмәт итә. Ил алдында­гы бурычын намус белән үтәп кайтып 10 көн үтүгә Тәкермән хуҗалыгында ветеринария табибы булып хезмәт юлын башлый. Чөнки ул туган авылын бик сагынып кайткан һәм шәһәргә китмәскә уйлап, авылда төпләнеп калган. Шул көннән ул тынгысыз тормыш алып бара башлый. Бераз эшләгәч аны Куйбышев хуҗалыгының Балтай сөтчелек комплексына зоотехник итеп күчерәләр. Ул монда да сынатмый, терлекләргә ашатыр­га рацион төзи, комплекста нинди эш бар, шуны башкара, кирәк икән балта тотып төзелеш эшләрендә дә кайнаша ул. Бул­дыклы егетне сабыр, итагатьле булганы өчен яраталар, хөрмәт итәләр. Гаилә корып җибәрергә дә уйлап тора Риназ.

– Хезмәтен үтә төгәллек, үзенә дә, баш­каларга да карата таләпчәнлек белән баш­кара, эшен җиренә җиткереп эшли белә, – ди хуҗалык җитәкчесе Рамил Гәрәев.

Шуңа комплекста абруйлы хезмәткәр санала. Авылда калган яшь белгечкә программа буенча өй төзи башлаганнар. Риназның булачак нигезе яңа бәхетләр, бәрәкәтле, имин тормыш китерсен диясе генә кала.  

 

Конкурска нәтиҗәләр җиде номинациядә ясалды һәм җиңүчеләргә 10, 8, 6 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр тапшырылды. Форумда катнашучылар Татарстан Республикасының вице-пре­мьеры, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка үзләренең сорауларын да бирделәр. Яшьләрнең күпчелеген торак мәсьәләсе, йорт салу буенча субсидияләр кызыксындырган.

Марат Әхмәтов: – Шушы залда үз та­лантларын күрсәтергә теләк белдереп җыелган яшь кешеләрне күрүемә мин бик шат, бу – авыл хуҗалыгы тармагы өчен бик мөһим. Мин сезгә бик тә җиңел булма­ган яшәү рәвешен сайлавыгызга рәхмәт белдерәм. Бу аудитория ихтыяр көче зур булган, яңа иҗади юллар эзләүче һәм узара ярышучы затларны берләштерә!

Әлеге конкурста “Органик Групп-Чулман” идарәче компаниянең Куйбы­шев хуҗалыгы зоотехнигы Риназ Шаки­ров, “Органик Групп-Минзәлә” идарәче компаниянең баш агрономы Илнур Хуҗин катнаштылар. Алар үз һөнәрләре буенча тренинг һәм тест уздылар. Алар шулай ук Татарстан Республикасының аграр яшьләр хәрәкәтенең авыл яшьләренең өченче форумында да катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International