Яңа йортка җылылык иңде

2015 елның 27 ноябре, җомга

 Изыскательләр урамында яңа төзелгән 4/8А йортына берничә көн элек “Челныгаз” ЭПУның Минзәлә газ службасы эшчеләре газ җибәрделәр.

Әлеге 18 фатирлы йорт гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча төзелде. Йорттагы газүткәргечләрне монтажлау эшләрен “ГазРегионСтройСервис” (Рәүф Яппаров) оешмасы башкарса, газ казаннарын “Теплокон­тур” (Дмитрий Соколовский) эшчеләре урнаштырган.

Йортта газ җибәрү буенча әзерлек эшләре тәмамлануга, өлкән мастер Павел Еремеев, мастер Тимур Яппаров эксплуатациягә тапшыру буенча слесарьлар Анатолий Балябин, Ильшат Фар­рахов, Павел Володин, Владимир Пономарев белән берлектә фатирлардагы газ счетчикларына пломбалар салдылар, газ плитәләренә газ бирелде. Алардан соң теплоконтурлылар газ ка­заннарын эшләтеп җибәрде.

– Фатирларга җылылык бирелгәч, обойлар беркетү, стена­ларны, түшәмнәрне буяу кебек эчке бизәү эшләрен тулысынча төгәлләргә мөмкинлек туды. Янәшәдәге 4/8Б, 4/8В йортларында тышкы һәм шуңа параллель рәвештә эчке газүткәргечләрне мон­тажлау эшләренең башкарылуын көтәбез, – ди “СфераСтрой”ның төзелеш объекты прорабы Руслан Кәримов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International