Быелгы Корбан бәйрәменә (намазга) Коноваловка мәчетенә егермедән артык ир-ат килгән.
Зурлап, тулаем әзер дин йорты буларак ачу өчен бирегә шактый акча кертәсе бар әле. Әмма мәчетнең эче ялт иттереп ясалган, шуңа анда рәхәтләнеп намаз укырга була. Җомга көннәрендә бирегә өч кеше җыела.
Әмма мәчет бабайлары – бирегә җылы көннәрдә генә йөриячәкләр, чөнки бинада җылылык кертелмәгән. Мәчет төзү идеясен күтәреп чыгучылар арасында булган, соңга таба бу эшне нигездә үз акчасына гына дәвам итүче авыл Советы депутаты Фларис Шакирьяновны газчылар аңларга теләмиләр. Эш акчада гына түгел, мәчеткә газ кертергә рөхсәт бирүдә. Проект-смета документациясе әзер түгел әлегә. Бу олы эштә ул Гиоргий Куприянов ярдәменә генә өметләнә. Салкыннарга кадәр җылы кермәсә, бинаның эчендәге обойлар кубып төшәргә мөмкин. Җылыткычлар электр энергиясен күп суырсалар да, бинаны җылытып бетерә алмыйлар.
Намаз укырга килергә эштәгеконоваловкалылар вакыт тапмаса, ял көннәрендә бер җыелып тышкы ягын булса да тышлап бетерергә кирәктер. Алып кайткан материаллары да кар астында калачак бит.
Башка авылларда төзи алганнары үз көчләре белән яисә бай авылдашлары акчасына дин йортларын бер елда корып куялар. Хәлләреннән килмәгәне бөтенләй алынмыйлар. Төзегәч тә буш торганнары җитәрлек. Коноваловкадагы мәчет төзелеше исә уникаль күренеш. Бергәләп башланган эш тора-бара Фларис Шакирьянов җилкәсенә калган.
Корбан бәйрәме көнендә ул мәчет эчендә тезләнеп намаз укыды инде. Акчасын да акрынлап таба тора. Җомга көнне генә булса да мәчеткә керүчеләр күбәйсә, әлеге дин йортының авылга кирәклеген аңлау хисе көчәер иде, бәлки!
Авыл имам-хатыйбы Мулланур Сибгатуллин:
– Тагын бер кеше булсын иде, мәчеттә намазларыбыз тулаем кабул булыр иде, – ди ул. Тиздән түбәгә тавыш көчәйткеч куячакбыз (алып кайтканар инде), азан аша атна саен авылдашларга мәчет эшләгәнен хәбәр итеп торачакбыз. Болай чакырып кына бик килмиләр шул. Без Флариска мәчет төзеп биргән өчен бик рәхмәтле. Башка авылдашлар да дин йортын кулланышка кертү өчен соңгы талпыныш ясаганда ярдәм кулы сузсыннар иде. Коноваловка мөселманнары исламның кайбер кануннарын тоталар.
соңгы сүз
Материал газетада чыгар алдыннан Мулланур абый белән очраштык. Ул шатлыгы белән уртаклашты: үткән җомгага мәчеткә 5 кеше килгән. Шулай инде ул, бер салынган сукмактан, һичшиксез, йөрүчеләр күбәячәк.