Дөрес юлдан баралар...

2015 елның 27 ноябре, җомга

Газетабызның  алдагы санында район фермерларының 2014 елда игенчелек буенча рейтингын тәкъдим иткән идек. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгының бу инициативасына алар ничек карыйлар соң? Үзем уңай бәялим.

Чөнки алар кулында бик зур күләмдә авыл хуҗалыгы җирләре бар. Ә уңдырышлылыгы, про­дукция бирүчәнлеге буенча кайберләре үз йортларындагы мал­ларын фураж, печән белән дә тәэмин итә ал­мый. Булышмыйлар дип елап йөргәнче, җирне интектермәскәдер, бәлки? Районда үз эшләре белән авторитет яулаган фермерларның да фике­рен беләсе килде.

Геннадий Маслаков:

– Белгечләр әлеге күрсәткечләрне дөрес сайлап алгандыр. Бары­сы да чәчү әйләнешендә бик кирәкле факторлар. Чәчү әйләнеше белән дә җирдән югары уңыш алып була. Ашлама кертмичә генә җитәрлек һәм экономик чиста про­дукция алуыма куанып эшлим һәм яшим. Җиргә ашлама кертү, химия җитештерүчеләрне ба­ету гына ул. Өстәвенә ашлама бик кыйбат. Димәк, җитештерелгән бөтекнең үзкыйммәте нык арта дигән сүз. Эко­номик күрсәткечләр бу­енча шулай ук рейтинг булачак. Ул яктан минем күрсәткечләрем әйбәт бу­лыр дип уйлыйм.

Нәсим Дәүләтов:

– Эшләгән кешене сүз түгел, саннар мак­таса саллырак була. Мин канәгать. 2015 ел күрсәткечләре буенча бәлки беренче дә булыр­мын әле. Сөйләп торсаң мәшәкатьләр күп инде ул. Яшелчәләр гаиләбезне генә түгел, шактый авылдашларны да эшле итте. Шуңа горурланам. Эшләп тапканыбыз ал­лага шөкер, үзебезгә җитә. Рейтингта югары баскычта икәнбез, димәк юнәлешебез дөрес дигән сүз. Ә калганнар 2015 елда үз күрсәткечләрен я х ш ы р т ы р т к а н м ы ? Көтәргә күп калмады.

Илдус ШАҺИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International