Минзәлә театрында әниләр көненә багышланган кичә узды

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Кичәнең исеме дә яңгырашлы – “Җәннәт әниләрнең аяк астында” дип атала иде. Ул узганындагы кебек, Минзәлә мәчете инициативасы белән берлектә уздырылды. Мөнәҗәт әйтүчеләр – шәһәребез, районыбыз авылларында яшәүчеләр. Залда мәктәп, урта махсус уку йортларында укучы студентлар күп иде, димәк, мондый кичәләр яшьләрдә дә кызыксыну уята. Мондый кичәнең чираттагысы декабрь аенда Мәүлид бәйрәмендә уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International