ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Юшадыда һәм Кадрәк авыл җирлекләрендә җыеннар зур активлык белән үтте.

26  гыйнвар көнне Байлар Сабасында төнге чаңгы ярышлары - Timerman спорт чаралары сериясенең яңа сезонының беренче ярышлары узды. Ярышларда Россиянең 7 төбәгеннән 400 дән артык спортчы катнашты.

 

9 февральдә Минзәләдә "Татарстанның чаңгы юллары-2019" республикакүләм чаңгы ярышлары узачак. Чаңгычылар Владиленин Мильчаков исемендәге чаңгы базасы трассасында ярышачаклар. Ярышлар 10 сәгатьтә башлана.

 

2019 елның 3 июнендә Татарстан Республикасында цифрлы телетапшыруларга масштаблы күчү көтелә, аның кысаларында аналоглы эфир телетапшырулары сүндереләчәк.

 

Күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Минзәлә муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты һәм "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде.

 

Бүгенге көндә гражданнар даими рәвештә мошенниклык белән очрашып тора. Җинаятьләрнең мондый төре аеруча кискен ысуллар кулланып, бөтен дөнья буйлап югары тизлектә хәрәкәт итә.

 

Тернәкләнү узучы балалар өчен "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә патриотик тәрбия кысаларында "Блокада... Тыныч якты көннәрдән бик еракта калган сүз бу" баш астында чара узды.

 

ТР Хөкүмәтендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Дәүләт Думасы депутатлары, Федерация Советы әгъзалары, республика министрлыклары җитәкчеләренең республика икътисадына федераль чаралар җәлеп итү һәм 2018 елда дәүләт программаларын тормышка ашыру, шулай ук алдагы чорга планнар буенча утырыш узды. 

 


29
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Әгәр тиешле сыйфатлы товар формасы, габаритлары, фасоны, төсләре, размеры яисә комплектациясе буенча кулланучыны канәгатьләндермәгән икән, РФ Законының 25 маддәсе нигезендә кулланучы сатып алган көнне исәпләмичә, 14 көн эчендә тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарны алыштыруга хокуклы.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International