2019 елның 3 июнендә Татарстан Республикасында цифрлы телетапшыруларга масштаблы күчү көтелә, аның кысаларында аналоглы эфир телетапшырулары сүндереләчәк.
Әгәр үз телевизорыгыз экраннарында Беренче, Россия 1, НТВ, 5 Канал каналлары логотибы белән янәшәдә "А" хәрефен күрәсез икән, сез аналоглы телевидение карыйсыз. Цифрлы телетапшыруларга күчү кысаларында түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
– Әгәр телевизор DVB-Е2 цифрлы стандартны тота икән, цифрлы форматта каналлар карау өчен телевизорны антеннага тоташтыру да җитә.
– Әгәр дә телевизор кирәкле цифрлы стандартны тотмый икән, антенна DVB-T2 стандарлы приставкага кушыла,ә приставка - телевизорга тоташтырыла.
Телевизорның DVB-T2 цифрлы стандартын тотамы-юкмы икәнлеген ике ысул белән белеп була:
– Телевзиор паспортында DVB-T2 язуының булу-булмавын карарга. әгәр дә ахырда 2 саны юк һәм бары тик DVB-T билгесе генә куелган икән, сезнең телевизор цифрлы телетапшыру кабул итү өчен тиешле форматны тотмый.
Цифрлы эфир телевидениесенә күчү мәсьәләләре буенча 8-800-220-20-02 телефоны аша Бердәм мәгълүмати үзәккә мөрәҗәгать итәргә була.