Антон Лаврентьев - Татарстан буенча икенче.

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

26  гыйнвар көнне Байлар Сабасында төнге чаңгы ярышлары - Timerman спорт чаралары сериясенең яңа сезонының беренче ярышлары узды. -28 градус салкыннарга да карамастан, бөтен маршрут буенча күзәтелгән матур пейзаж гына түгел, Байлар Сабасының кунакчыл халкы да һәркем күңелендә калды.  Ярышларда Россиянең 7 төбәгеннән 400 дән артык спортчы катнашты. Әлеге ярышларда Минзәлә районы данын Антон Лаврентьев яклады һәм 2 нче урын алды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International