Бүген Минзәләдә республика зона семинары — авыл халкының эшлекле активлыгын арттыруга багышланган киңәшмә уза.
Ул Югары Тәкермән авылының музееннан башланды.
Аннары Татарстан Дәүләт Советы рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, семинарда катнашучылар төркеме Наратлы-Кичу авылындагы «Минзәлә-бройлер» сугым сую цехын карады.