9 февральдә Минзәләдә "Татарстанның чаңгы юллары-2019" республикакүләм чаңгы ярышлары узачак. Чаңгычылар Владиленин Мильчаков исемендәге чаңгы базасы трассасында ярышачаклар. Ярышлар 10 сәгатьтә башлана.
Ярышлар программасына түбәндәгеләр керә:
Беренче йөгереш:
2005 елда туган һәм аннан өлкәнрәк үсмерләр;
2005 елда туган һәм аннан кечерәк кызлар;
Икенче йөгереш:
2004 елда туган һәм алардан өлкәнрәк үсмер егетләр, ир-атлар;
2004 елда туган һәм алардан өлкәнрәк кызлар һәм хатын-кызлар;
Гомуми старт, ирекле йөреш.
Номинацияләр: «Иң яшь катнашучы», «Иң өлкән катнашучы», «Иң бердәм коллектив».
Яшь категорияләре буенча җиңүчеләргә мактау кәгазьләре һәм медальләр, шулай ук Минзәлә муниципаль районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең, "Олимп" балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең сертификатлары тапшырылачак.
"Татарстанның чаңгы юллары-2019" ярышларында катнашуга заявкаларны 31 гыйнварга кадәр, яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә тапшыру зарур.