Яңа ел һәм Раштуа уңаеннан ваклап сатулар - очсыз бүләкләр һәм бәйрәмгә матур киемнәр алу мөмкинлеге булган вакыт. Сатучы потенциаль сатып алучыга товар сату өчен бик күп ысуллардан файдалана. Андый ысулларның берсе - товарны акция, ташлама һәм ваклап сату буенча сату. Асылда, акцияләр һәм ваклап сатулар - яңа товар килер алдыннан сезонлы товарлардан котылу.
Чираттагы шундый акцияләрдән соң ТР Дәүләт инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына акция буенча бәйрәм киеме алган сатып алучы ризасызлык белдереп мөрәҗәгать итте. Өйдә, тыныч шартларда яңа киемне киеп караганнан соң, ул юридик яктан белемле кеше буларак, 07.02.1992 елда кабул ителгән "Кулланучылар хокукларын саклау турында"гы №2300-1 РФ Законының 25 нче маддәсе нигезендә, сатучыга товарны алыштыруны таләп итеп мөрәҗәгать итә, бу вакытка кулланучыга кирәкле товар булмау сәбәпле, акчаларны өч көн эчендә кайтарып бирүләрен таләп итә.
.Әмма хәйләкәр яисә белемсез сатучы кулланучыны алдарга тотына, янәсе, акция буенча алынган товарны кире кайтару яик алыштыру мөмкин түгел.
Билгеләнгән акция (ташлама) – хуҗалык итүче субъектның (сатучының) хокукы. Ул "Кулланучылар хокукларын саклау турында"гы №2300-1 РФ Законы белән расланган кулланучы хокукына берничек тә тәэсир итә алмый.
Кулланучы һәм сатучының үзара килешүе буенча товарны алыштыру шундый товар сатуга кайту белән башкарылырга мөмкин. Бу турыда сатучы озак көттермичә кулланучыга хәбәр итәргә тиеш.
Шуңа игътибар итәргә кирәк, алыштыру яисә кире кайтару мөмкин булмаган, шул исәптән акция буенча сатылган, тиешле сыйфатлы товарлар да бар. Әлеге товарлар ТР Хөкүмәтенең 19.01.1998 елда кабул ителгән "Кире кайтару һәм алыштыру мөмкин булмаган шундый товарга башка размерда, формада, габаритта, фасонда, төстә яисә комплектациядә булган, азык-төлек товары булмаган товарлар исемлеге" (алга таба - Хөкүмәтнең №55 Карары).
ИСЕГЕЗДӘ ТОТЫГЫЗ! Акция буенча сатыла торган тиешле сыйфатлы товар акциясез гадәти сатыла торган шундый товарлар кебек үк кире кайтарыла һәм алыштырыла ала. Әгәр дә акция буенча товар сатып алганда аның янына "бүләк" (бонус рәвешендә) өстәлә икән, бу бонуска төп товарга кагылган таләпләр куелмый.
ТР Дәүләт инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы.