Әлфия Когогина: Безнең бердәм эшебез Республиканың милли проектларда, дәүләт һәм федераль программаларда максималь катнашуга юнәлтелгән

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Әлфия Когогина: Безнең бердәм эшебез Республиканың милли проектларында, дәүләт һәм федераль программаларда максималь катнашуга юнәлтелгән.

ТР Хөкүмәтендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Дәүләт Думасы депутатлары, Федерация Советы әгъзалары, республика министрлыклары җитәкчеләренең республика икътисадына федераль чаралар җәлеп итү һәм 2018 елда дәүләт программаларын тормышка ашыру, шулай ук алдагы чорга планнар буенча утырыш узды. 

«2018 ел дәвамында Татарстан Республикасына Россия Федерациясе бюджетныннан 115,9 млрд сум акча җәлеп ителде, шуларның 34,8 млрд сумы - мин җитәкли торган эшче төркем тарафыннан җәлеп ителде. Әлеге чаралар "Сәнәгать үсеше һәм аның көндәшлеккә сәләтен күтәрү" Дәүләт программасы һәм Сәнәгать үсеше фондлары (федераль һәм региональ) программалары буенча", - дип искәртте Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина.

Гомумән алганда, Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең 25 дәүләт программасында һәм 9 федераль максатчан программаларында катнаша. 2019 елга Федераль финанслау буенча бүгенге көнгә 43,7 млрд сум күләмендә заявкалар бирелгән, шуларның расланганлимиты 33,1 млрд сум тәшкил итә.  Федераль министрлыклар, дәүләт корпорацияләре һәм үсеш институтлары конкурсларында катнашу нәтиҗәләре буенча әлеге акчаларның артуы көтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International