Тернәкләнү узучы балалар өчен "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә патриотик тәрбия кысаларында "Блокада... Тыныч якты көннәрдән бик еракта калган сүз бу" баш астында чара узды.
Әлеге чараның максаты - патриотизм, үз илең, халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү, балаларда Бөек Ватан сугышында Ленинградның роле турында күзаллау булдыру. Балалар блокада сәбәпләрен, шәһәр халкының батырлыгы, бомбалар һәм снарядлар астында ипи чиратында торганда салкыннан һәм ачлыктан үлгән кечкенә геройлар турында тыңладылар. Ипи нормасы һәм ленинградлыларга иснә калырга ярдәм иткән "тормыш юлы" турында сөйләүләре аеруча зур тәэсир калдырды. Балалар тормыш бәһасе, яшьтәшләренең батырлыклары, ул авыр елларның вакыйгалары турында уйландылар.
Чара ахырында балалар "Блокада", "Блокада балалары" шигырьләрен укыдылар, Нева елгасындагы шәһәрнең Россия тарихының үзенчәлекле көзгесе булуына тагын бер кат инандылар.