Бүгенге көндә гражданнар даими рәвештә мошенниклык белән очрашып тора. Җинаятьләрнең мондый төре аеруча кискен ысуллар кулланып, бөтен дөнья буйлап югары тизлектә хәрәкәт итә.
Җинаятьләрнең бу төре зур тизлек белән, тагын да кискен төс алып бөтен дөнья буйлап тарала бара. Алдау һәрвакыт булды. Элек-электән кешеләр баю, нинди дә булса дөрес булмаган гамәлләре өчен җәзадан котылу, мөлкәткә хуҗа булу максаты белән бер-берләрен алдаганнар.
Минзәлә районында халык аз яшәсә дә, бу проблема безгә дә кагылды. 2018 елда бу категориягә керүче 15 җинаять теркәлде (бу 2017 елга караганда, 8 җинаятькә кимрәк), 12 җинаять ачылмыйча калды.
Сер түгел, социаль яктан якланмаган катлам - пенсионерлар, инвалидлар еш кына мошенникларның корбаннары булалар. Кагыйдә буларак, мшенниклар яхшы психологлар, психологик алымнар аша алар кешеләр белән идарә итәләр, алар үзләре үк кирәкле кәгазьләргә кул куялар. мәгълүматны җиткерәләр, явыз ният белән эш итүчеләр аларның счетларыннан акчаларын алалар.
Интернет челтәрендә нинди дә булса хосусыйлык мөлкәтен сату турында хәбәр биреп һәм үз контакт телефонын калдырып, мошенниклар кармагына эләгергә мөмкин. Мисал өчен:
- Яңа Мәлкән авылында яшәүче 57 яшьлек ир-ат полициягә интернет-сайтларның берсендә квадроцикл сатып алырга тырышуы турында хәбәр итә. Сатучы белән элемтәгә кереп, ул алыш-биреш турында килешенә һәм 2018 елның апрелендә аның банк счетына 80 000 сум акча күчерә. баштарак сатучы килешү шартларын үтәргә вәгъдә бирә, әмма содрак контакларын яба. Полиция хезмәткәрләре аферистның абонент номерының Мәскәү шәһәрендә теркәлүен ачыклаган.
-Яңа Мәлкән авылында яшәүче тагын бер кеше мошенниклар корбаны булган. 55 яшьлек зыян күрүче интернетта йорт сатылу турында белдерү урнаштыруы хакында хәбәр итә. 15 сентябрьдә аңа бер хатын-кыз шылтырата һәм йорт өчен акчаның бер өлешен банк счетына күчерергә әзер булуы турында әйтә. Моның өчен ул аннан банкоматтагы саннарның бер комбинациясен җыярга куша. Шушы шартны үтәгәннән соң. күпмедер вакыт узгач, хатын-кыз үзенең аферист счетына 240 000 сум акча күчерүен аңлый. Полиция хезмәткәрләре явыз кеше абонент номерының Оренбург өлкәсеннән булуын ачыклый.
- 2018 елның 01 ноябрендә гражданка С.дан түбәндәге факт буенча тикшерүне үтенеп, мөрәҗәгать керде: билгесез затлар аның персональ мәгълүматларыннан файдаланганнар, нәтиҗәдә ул 4 оешманың генераль директоры булып санала.
2018 елның 14 ноябрендә тагын бер гражданиннан мөрәҗәгать керде: 13.11.2018 елда 14.00 сәгатьләр тирәсендә ул Минзәлә шәһәренең Коммунистическая урамы, 13 нче йорт адресы буенча, массаж кәнәфие сатып алуга 161 мең сумлык кредит рәсмиләштерә, ә бүгенге көндә ул аны кире кайтарып бирергә тели.
Мондый очраклар аз түгел.
Әгәр дә сез алдау корбаны булгансыз икән, тиз арада хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк.
Инструментлар, йорт җиһазлары, башка кирәк-ярак сатып аласыгыз килә икән, аларны махсуслашкан кибетләрдә, сәүдә челтәрләрендә сатып алырга тырышыгыз, шул чагында мошенниклар корбаны булмассыз.