Күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Минзәлә муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты һәм "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде. Аңа лаеклы бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырды.