ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2019 ел
җомга

26 апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Минзәлә районының 5-15 яшьлек балалары арасында шигырь конкурсы узды. 

Бүген гимназия базасында Татарстан Республикасының Минзәлә районы горурлыгы булган сәләтле балаларны бүләкләү узды.

33 ел элек Чернобыль АЭСта авария булды. Әлеге кайгылы дата уңаеннан Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Ольга Бывальцева волонтерлар белән берлектә Ленин паркындагы радиацион аварияләр һәм катастрофаларны ликвидацияләүчеләр обелискы янында социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаганнар өчен митинг уздырылды.

Соңгы елларда дәүләтебез иксез-чиксез илебезнең табигый байлыкларын практик саклауга зур игътибар бирә. Әйләнә-тирә мохитка сак һәм акыллы карашка, табигатьне яшелләндерүгә мөһим урын бирелә.

"Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында"гы (29.07.2018) №181-ФЗ нигезендә, халыкка хезмәтләр күрсәтүче оешмалар тарафыннан инвалидлар белән эшләүче белгечләргә социаль, инженерлык һәм  транспорт инфраструктурасы объектларына керүне тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләр буенча инструкция бирү һәм өйрәтү Россия Федерациясе законнары һәм  Россия Федерациясе субъектлары законнары нигезендә башкарыла.

33 ел элек тарихта Чернобыль АЭСында иң зур һәләкәт була. Ел саен 26 апрель көнне безнең илдә радиация аварияләре һәм һәләкәтләр корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

“Калморза” хуҗалыгы арпа-750, сабан бодае-900, борчак-390 гектар, “Әнәк” агрофирмасы Мөшеге бүлекчәсе 1035 гектар арпа, “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре барлыгы 263 гектарда арпа чәчтеләр.

Куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр фаразланмый.

Кызганыч, дәһшәтле сугыш елларын үз җилкәләрендә татыган буын вәкилләре елдан-ел кими бара. Алар арасында сәламәтлекләре какшау сәбәпле, Бөек Җиңү парадында һәм башка бәйрәм чараларында катнаша алмаучылар да бар. Алар өйләренә килгән кунакларны сөенеп кабул итәләр.   

26 апрельдә Чернобыль АЭС та авария булганга 33 ел тула. Бу вакыйга халык өчен зур трагедия булып калды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International