Минзәлә районында "Умырзая" тернәкләндерү үзәге хәбәр итә

2019 елның 26 апреле, җомга

Соңгы елларда дәүләтебез иксез-чиксез илебезнең табигый байлыкларын практик саклауга зур игътибар бирә. Әйләнә-тирә мохитка сак һәм акыллы карашка, табигатьне яшелләндерүгә мөһим урын бирелә.

Экологик культураны күтәрү, имин мохит булдыру һәм территорияне матурлау максатында, Минзәлә муниципаль районында "Умырзая" тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре шәһәр территориясендә ак сиренҗ куаклары утыртуны оештырдылар. Белгечләр агач кәүсәләрен агарттылар, үсентеләргә су сиптеләр. Күпмедер вакыттан соң гөрләп чәчәк атучы куаклар тирә-юньне ямьләп торырлар.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International